Шәһри Казан

«Халык терлекләренә игътибарны арттырсын иде»

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Башкортстанда хайваннарның тилчә авыруы белән авырулары ачыкланды. Шушы мәсьәлә буенча Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар һәм әлеге авыруларга каршы чаралар уздыруны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов һәм Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин журналистлар белән очрашты.

Реклама

- Бездә тилчә вирусы учаклары юк, республикага куркыныч янамый. Без үткәрә торган чаралар аңлату, вирус Татарстанга кермәсен өчен кисәтү эшләреннән гыйбарәт, - дип белдерде ул.
Шулай да, Ходай да сакланганны саклармын дигән бит. Авыру Татарстанга үтеп кермәсен өчен, төрле чаралар күрелә. Идрис Гатин әйтүенчә, хәзерге вакытта ике республика чикләрендә ун пост эшли. Алар карантин беткәнчә, ягъни 21 көн буена торачак. Бер генә транспорт чарасы да тикшерелмичә уздырылмый. Татарстанга Башкорстаннан бер продукция дә үткәрелми. Чиктәш районнарда көтү чыгарылмый, кош-кортлар ябулы килеш тора. Ютазы районы күршеләребездән - 45 чакрым, ә Баулы 70 километр ерактыкта гына урнашкан.

Бу тилчә вирусы күчү өчен ерак ара түгел. Шуңа күрә авыл башлыкларына зур бурыч куелды. Алар һәрдаим халык белән элемтәдә булырга, көн саен авыл буйлап йөреп чыгарга тиеш. Мал табиблары сыер-сарыкның хәлен тикшерә, температурасын үлчи. Терлекләр арасында үлем-китем юкмы - болар барысы да исәпкә алына. Авыруның клиник картинасын мал табиблары төзи. Халык белән берлектә эшләмәсәк, безнең үзебезгә генә авыр булыр иде, - дип әйтте.
Моннан тыш, эксперт Татарстанга тилчә вирусына каршы вакцина кайтарылмавын искәртеп узды. Ә менә Башкорстангә әлеге авыруга каршы 350 мең доза вакцина кайткан.
- Башкорт коллегаларыбыз тилчә вирусына каршы көрәштә һәр төрле чаралар үткәрә. Инфекция учагыннан 30 чакрым радиуста вакцинация эшләре бара. Бу - Туймазы һәм аңа якын өч район дигән сүз. Татарстан территориясендә мондый чаралар әлегә юк. Чөнки тилчәгә каршы вакцина мәсьәләсе федераль кануннар белән хәл ителә, - диде Александр Козлов.

Белгеч фикеренчә, безгә тилчә вирусы килеп җитмәс дигән гарантия беркайчан да булмаган. Бу очракта да шулай килеп чыккан. Россиядә тилчә вирусының А, О, Азия1 типлары билгеле.
- Вакцина профилактикасы - бик катлаулы процесс, чөнки әлеге вирусның сигез төре билгеле. Алар һәрберсе төркемчәләргә бүленгән. Бер төр вирус белән авырган мал, икенче төренә дә дучар булырга мөмкин, - ди Александр Козлов. Әлеге очрашу вакытында Татарстанда малларга ясала торган профилактик прививкалар турында да сүз кузгатылды.

- Теге яки бу мал авыруын кисәтү, иммунитетны арттыру өчен, олы терлекләргә елына - ике, яшь терлекләргә һәр өч ай саен прививка ясарга кирәк. Шулай да, вәзгыять контрольдән чыкса һәм тилчә вирусы Идел буе федераль округының башка төбәкләренә күчсә, без вакцина профилактикасына да күчми булдыра алмыйбыз. Безгә нәкъ XX гасыр тарихын кабатларга кирәк булачак. Шулай да башкорт коллегаларыбыз әлеге вирусны бетерүдә бар көчләрен куярлар, дип уйлыйм. Без дә, үз чиратыбызда, вирус Татарстанга үтеп кермәсен өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез, чөнки бу - бик зур чыгым. Шулай ук ул көндәшлеккә сәләтле товар җитештерүчеләрнең дә рейтингын төшерә, - дип билгеләп үтте Александр Козлов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: