Шәһри Казан

Халыкның күпчелеге Яңа елны өйдә каршы алган

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның 76 проценты Яңа елны өйдә каршы алачагын әйткән.

11 проценты - кунакка, 4 проценты - дачага, 2 проценты ресторанга бара. 1 процент кына чит илгә яки пансионатка җыена, 3 процент россияле Яңа елны каршы алырга җыенмый. Яңа елны каршы алу чаралары өчен россиялеләр уртача 12397 сум тотарга җыена. Респондентлар фикеренчә, бүләкләргә 4,338 сум тотарга туры киләчәк, Яңа ел табыны 4164 сумга төшәчәк. Калган чыгымнар чыршы бизәүгә, балаларга күчтәнәч һәм башка максатларда тотылырга мөмкин. Сораштыру 46 төбәкнең 130 торак пунктында үткәрелгән, барлыгы 1600 кеше сораштырылган, дип яза «Татар-информ».

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: