Шәһри Казан

Халыкның торак-коммуналь хезмәте буенча сораларына җавап бирәләр

20 августта "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлегендә торак-коммуналь хезмәтендә бәяләр үзгәрү, тарифлар формалашу һәм ТКХда акча түләү дөреслеге буенча актуаль мәсьәләләр каралачак.

Халык сорауларына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Тарифлар буенча Дәүләт комитеты урынбасары Лилия Борисова, Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары - Баш Дәүләт торак инспекторы урынбасары Светлана Заһидуллина, Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы рәисе урынбасары Римма Гарипова җавап бирәчәк.

Кабул итү сәгать 10.00-13.00гә кадәр була.

Реклама

Адрес: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 йорт.

Очрашуга язылу һәм тулырак мәгълүмат алу өчен (843) 238-10-00 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: