Шәһри Казан

Хәния Фәрхине соңгы юлга озату мәрәсименең кайда һәм кайчан булачагы мәгълүм булды

Бүген, 27 июльдә, татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алырга дип Казанның Мәрҗани мәчетенә җыелган халык, дога кылып өстәл артыннан таралышкан мәлдә, Татарстанның халык һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булуы турында күңелсез хәбәр билгеле булды. "Бүген ул безнең арабызда булырга тиеш иде, әмма ире Габделхәй аның Башкортстанга...

Бүген, 27 июльдә, татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алырга дип Казанның Мәрҗани мәчетенә җыелган халык, дога кылып өстәл артыннан таралышкан мәлдә, Татарстанның халык һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булуы турында күңелсез хәбәр билгеле булды.

"Бүген ул безнең арабызда булырга тиеш иде, әмма ире Габделхәй аның Башкортстанга - әнисе янына кайтып киткәнлеген әйтте", - диде искә алу чарасын оештырган Татар дәүләт филармониясе җитәкчелеге.

"Безнең артистлар үзара аралаша торган интернет-чат бар, хәбәрне ишеткәч ышанмыйча шунда кердем, әйе, дөрес икән. Бик авыр хәбәр. Хәния апа бик эмоциональ кеше иде, йөрәктер", - диде Хәния Фәрхи белән якыннан аралашып яшәгән шагыйрә Ләйлә Дәүләтова "Татар-информ" хәбәрчесенә. Ул үзенең Хәния Фәрхи белән бер ай элек Санкт-Петербургта концерт куйганын, бергә самолетта кайтуын искә төшерде. "Хәния апага багышлап язган бик озын бер шигырем бар. "Сиңа гашыйк булыр идем, әгәр син ир-ат булсаң..." дигән юллары бар аның. Хәния апа чын хатын-кыз иде. Сәхнә артында елап торса да, сәхнәгә елмаеп чыга иде һәм чын күңелдән елмая иде", - диде Ләйлә.

"Моннан бер атна элек телефоннан сөйләштек. Әни янына авылга кайтып киләм. Килгәч бер күрешербез әле, сөйләшәсе сүз бар, диде. Башка берни дә белмим. Коточкыч хәбәр", - диде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева.

"Әлфия апа Авзаловадан соң бу зур югалту, - диде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин. - Татар сәхнәсен тоткан, татар эстрадасында үз мәктәбен булдырган зур җырчы иде".

Җырчы Салават Фәтхетдинов: "Бүген берни дә әйтә алмыйм. Иртәгә..." - диде Салават бик борчулы тавыш белән.


Татарстанның халык артистын соңгы юлга озату шимбә көнне, 29 июльдә, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Озатуның рәсми өлеше сәгать 10да башлана.

Реклама

Җырчының кайсы зиратта җирләнәчәге әлегә төгәл мәгълүм түгел.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи бүген, 27 июльдә, йөрәге тоту сәбәпле, туган ягында - Башкортстанның Тәтешле районында вафат булды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    336
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    706
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    354
    2
    2