Шәһри Казан

Җиңү көнендәге бәйрәм чаралары билгеле булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш 7 майда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак.

Җиңү көне - 9 майдагы мәдәни программа иртән Җиңү паркындагы Мәңгелек ут һәм Сугыш толлары һәйкәлләренә гирляндалар, чәчәкләр салып ачылачак. Биредә 12.00 сәгатьтә халык өчен ял-күңел ачу, концерт башлана. Ирек мәйданында парад - 9 сәгать 50 минутта башлана, бәйрәм концерты - 11 сәгать 15 минуттан 14.00 сәгатькә кадәр.

- Җиңү көненең тагын бер үзенчәлекле чарасы - "Казан" милли-мәдәният үзәге каршындагы мәйданда "Үлемсез полк" ("Бессмертный полк") хәтер акциясе үткәрелә. Әлеге чарага егерме мең кеше язылды инде. Колонна Ирек мәйданы, Кремль урамы буйлап узып, 1 май мәйданына киләчәк, - диде Айгөл Горнышева.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: