Шәһри Казан

Җиңүче мәктәп 1 миллион сумга ия булды

Быел «Озын тәнәфес – Большая перемена” бәйгесе шәһәрнең 125 мәктәбеннән 3 меңнән артык укучыны берләштерде.

Балалар белән бергә аларның укытучылары да чарада катнашты. Дәресләрдән тыш репетицияләр, сайлап алу турлары артта калды,  ниһаять, “Большая перемена” бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Беренче урын алган Совет районының 180нче полилингваль гимназиясе 1 миллион сумлык сертификат  белән бүләкләнде. Бу акчалар мәктәпкә махсус җиһазлар алу өчен тотылачак.

 Бәйгенең йомгаклау өлеше зур Гала концерт белән төгәлләнде. Анда сайлап алу турларын узган иң яхшы чыгышларны тәкъдим иттеләр. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әйтүенчә, «Большая перемена» - ул укучылар, аларны әзерләгән әти-әниләре, педагоглары өчен дә күңелле вакыйга. “Теләсә кайсы җитәкче дә үз мәктәбен, укучыларын мактау пьедесталында күрергә тели. Ләкин бу – бәйге, әмма, анда җиңелүчеләр юк. Нәтиҗә бер: балалар безне ел саен талантлары белән сөендерә, иҗат җиңә”, – ди Илсур Метшин.  Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайтында  хәбәр ителә.

Реклама

Бәйгедә укучыларның осталыкларын дүрт юнәлеш буенча бәяләделәр: музыкага, биюгә, театр уйнауларына һәм оригинальлеккә игътибар бирелде. Чыгышларның күбесе тиздән  узачак  WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр чемпионатына багышланган иде.

Илсур Метшин да укучыларның чыгышларын уңай бәяләде. «Балаларның иҗат итәргә, җиңәргә, башкаларга яхшылык өләшергә теләүләрен зурларныкыннан ким түгел. Олылардан алар бары яшь буенча гына калыша», –  диде ул.

Призлы  урыннардан тыш лауреат исеме алган мәктәпләргә дә акчалата бүләкләр тапшырылды.  Җиңүче 180нче мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары Лилия Хәмитова әйтүенчә, бергә булганда гына җиңүләргә ирешергә була. Балалар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, бәйгеләрдә актив катнаша, алар үзләрен зур сәхнәдә күрсәтергә тели. Фестивальдә бу җиңү мәктәп, укучылар, әти-әниләр өчен дә уртак шатлык. Өстәвенә бу бәйге   WorldSkills чемпионатына әзерлек тә, чөнки быел 180нче мәктәп чемпионат кунакларын кабул итәчәк.

Фото: kzn.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: