Шәһри Казан

Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика хөкүмәте ярдәмендә «Татарстанның Гаилә фермер династиясе» конкурсын оештыра.

Конкурста кимендә ике буын фермерлар булган һәм бүгенге көндә гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (кимендә ике фермер хуҗалыгы башлыгы) катнаша ала. Гаризаларны һәм документларны агымдагы елның 21 мартына кадәр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына  юлларга кирәк. Конкурс критерийлары турында төгәлрәк мәгълүматны ведомство сайтында танышырга була.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: