Реклама
Татарстанда 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр пиротехника куллану тыела. Бу хактагы карарны ТР Премьер-министыр Алексей Песошин имзалады.
“2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим урнаштырыла”, - диелгән документта.
Документта бәян ителгәнчә, 1-3нче дәрәҗәге куркыныч пиротехника куллану тыела. Бенгаль утлары белән шартлаткычлар искәрмә булып санала.
Сәнәгать предприятиеләре, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетик комплексларыннан 500 метр, торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгы объектлары, юл һәм кеше күпләп җыелган урыннардан 50 метр ераклыкта петарда һәм фейверк аттыру да тыела.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз