Шәһри Казан

Игътибар – балалар: юл-транспорт һәлакәтләренә 10-15 яшьлек укучылар ешрак эләгә

20 августтан – 10 сентябрьгә кадәр Казанда «Игътибар – балалар!» профилактик чарасының икенче этабы уза. ЮХИДИ ата-ана­ларга уку елы башланганчы мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә кадәр куркынычсыз маршрутны тагын бер кат искә төшерергә һәм балаларга юлда һәм транспортта куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртергә киңәш итә.

Реклама

Статистика буенча, юл-транспорт һәлакәтләренә еш кына 10-15 яшьлек укучылар эләгә икән. Балалар катнашында булган барлык аварияләрнең 60%ы нәкъ менә шушы яшь категориясенә туры килә икән. Быелның 7 аенда Казанда балалар катнашында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 96сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: