Реклама
Бүген көндез явым-төшемсез булачак.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәчәк.
Казанда чәршәмбе көнне һава температурасы 4-6 градус нульдән түбән булачак, республика буенча – минус 4тән минус 9 градуска кадәр, аязган вакытта 13 градуска кадәр салкын булачак. 27 гыйнвар көндезге сәгатьләрдә Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә, Татарстан буенча – минус 6 градуска кадәр.
Юлларда көчле бозлавык, дип хәбәр итә Казан мэриясе Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматына таянып.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз