Шәһри Казан

Ике тәүлек эзләнелгән балыкчының үле гәүдәсен тапканнар

Татарстанда суга баткан балыкчының үле гәүдәсе табылган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, балык тотарга килгән ир 31 июльдә югала. Ул дусты белән резина көймәдә балык тотарга килгән була.

Реклама

Бер мизгелдә өрдереп кабартыла торган мендәрләре суга төшеп китә, 1985 елгы ир-ат шуның артыннан суга чума һәм күздән югала. Аны эзләү эшләренә барлыгы 13 кеше һәм 4 берәмлек техника, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан - 9 кеше һәм 2 берәмлек техника, 1 йөзү чарасы җәлеп ителгән.
Кичә кичке җидедә балыкчының үле гәүдәсен ярдан 450 метр ераклыкта тугыз метр тирәнлектән табып алалар.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: