Шәһри Казан

«Ике»ле өчен дә укытучы гаепле?

16 декабрьдә Казанда республиканың яшь педагоглары һәм мәктәп директорларының I форумы узды. Форум яшь белгечләр өчен аралашу, кискен проблемаларны чишү мәйданы булып торачак. Чара кысаларында Татарстан Республикасының яшь педагоглары ассоциациясе төзелде.

Бер төрле фикердә, бер төрле омтылышлы булган 600гә якын педагог республиканың барлык районнарыннан җыелган иде. Бу көнне алар һөнәри үсеш, уңыш сере, укытучы белән укучы мөнәсәбәтләре хакында уртага салып сөйләште. «Яшь педагоглар һәм җитәкчеләр клублары» челтәрен булдыру форумның төп максатларының берсе иде.
- Бүген республикада 35 яшькә кадәр булган педагоглар барлык мөгаллимнәр санының 25 процентын алып тора. Безнең максат - яшь белгечләрне мәктәпкә җәлеп итү. Укытырга килгән кешеләргә эшкә ияләшеп китүе авыр булмасын өчен, өлкән буын укытучыларның тәҗрибә уртак­лашуын сорыйбыз. Әлеге форумның эшен яшь педагогларның үз мәйданын булдырырга омтылып башладык. Бу белем бирү сыйфатын да бермә-бер арттырыр дип уйлыйбыз, - диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Министр Россия депутатлары тәкъдим иткән филологик белем бирү концепциясе турында да әйтеп китте. (РФ депутатлары мәктәпләрдә рус теле дәресләрен арттырырга, барлык дәресләр дә рус телендә барырга тиеш дигән тәкъдим ясады). Энгель Фәттахов әлеге концепциянең милли мәгарифкә зыян салачагына басым ясады.

- Без аны кабул итүгә юл куймаска тиеш. Республика җитәкчеләре дә моңа каршы. Безнең фикергә федераль җитәкчеләр колак салыр дип уйлыйбыз. Закон буенча, республикада ике дәүләт теле, балалар да ике телдә белем алырга тиеш, - дип белдерде ул.

Форумда катнашкан яшь укытучылар да, мәгариф системасын үзгәртү нияте белән, бер кочак яңа идеяләр белән килгән. Берсе дә төшеп калганнардан түгел. Мәсәлән, Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернаты директоры Ирек Ризванов дүрт телдә иркен аралаша ала. Яшь булуына карамастан төпле фикерле, инде зур уңышларга ирешкән егет.

- Укытучылар арасында һө­нәри ялгызлык проблемасы еш таралган. Алар килеп чыккан мәсьәләләрне берүзләре чишәргә мәҗбүр. Бу очракта укытучыга җитәкче ярдәме дә кирәк. Аның һөнәри үсеше дә без җитәкчеләр кулында, - дип белдерде ул.

Реклама

Яшь директор замана балаларын тәрбияләгәндә очраган кыенлыкларга да тукталды.
- Хәзер бала тәрбиясе мәсьә­ләсендә ата-ананың карашы үзгәрде. Элек бала «ике»ле алып кайт­са, ата-ана моны баладан күрә иде. Хәзер исә, балама ник «ике»ле куйдыгыз, дип, укытучыдан аңлатма сорый, - ди ул.

Хезмәттәше Лилия Әмәрзәнова-Морозенькова - Югары Ослан районы, Введенский бистәсе урта мәктәбе директоры. Ул үзе дә авыл һавасын сулап үскән кыз, салада төпләнеп калуының сәбәбен дә шуннан күрә. Ата-анасы гомере буе мәгариф системасында эшләгән кыз кечкенәдән мөгаллимә булырга хыяллана.

- Мин - үз районымның патриоты, - дип елмая ул. - Пенсиягә кадәр авыл мәктәбендә эшләя­чәкмен. Район безгә - яшьләргә, өмет белән карый. Мин дә, көчемнән килгәнчә, аңа ярдәм итәргә тырышам. Авыл мәктәпләрендә төп проблема - бала саны җитмәү. Сыйныфта бер-­ике бала утыра. Бер яктан, бу балага күбрәк белем бирергә, индивидуаль караш булдырырга ярдәм итә. Икенче яктан, дәрес бирүнең кызыгы калмый.

Шулай да авыл укытучысы булуның уңай яклары бар икәнен дә билгеләп китте ул. Авыл яшьләрен торак белән тәэмин итү, хезмәт хакын арттыру да яшьләргә уңай тәэсир итә.
Әтнә районы, Түбән Көек урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рамил Хәбибуллин бирегә белем, яңалык алырга килгән. Үзен төрле чараларда сынап карый. «Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы» конкурсында да катнашкан. Районнарыннан форумга алты кеше килгән.

- Әтием - тарих, җәмгыять белеме укытучысы, шуңа да үземнең кая барганымны белеп килдем мәктәпкә. Форумга килүемнең максаты - үзем кебек яшьләр белән танышу, булган проблемаларны уртага салып сөйләшү, - ди Рамил.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: