Шәһри Казан

Илдар Гыйльметдинов: «Үзеңне ашаткан-эчерткән республиканы ничек рәнҗетергә мөмкин?»

Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов 29 декабрьдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашты.

Татарстаннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайланган депутатларның республика мәнфәгатьләрен кайгыртуын искәртеп башлады ул үзенең чыгышын. Федераль программалар кысаларында Татарстанга узган ел 72 миллиард , ә быел 86 миллиард сум акча күчерелгән.
– Татарстан федераль программаларның барысында да актив катнаша. Төзү һәм төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк, республикага киләсе елда да быелгы күләмнәрдә акча биреләчәк, – диде Илдар Гыйльметдинов.
Россия Дәүләт Думасының көзге сессиясендә каралган эшләрдән мисаллар китерелде. Ялган алкоголь продукциясе җитештерүчеләргә һәм сатучыларга хәзер инде җинаять эше үк кузгатыла. Юридик һәм физик затларга бу төрдәге эшчәнлекләре өчен зур штрафлар салына.

Муниципаль берәмлекләр тәкъдиме буенча, физик затлардан салымнарны 1 октябрьгә кадәр җыю тәртибен гамәлгә кую уйланыла. Хәзергә бу срок – 1 декабрь. Муниципалитетлар салым табышын декабрьдә генә ала, шул сәбәпле чыганакны Яңа елга кадәр нәтиҗәле файдалану өчен вакыт аз кала икән.

– Авылларда үзара салым акчасын җыю каршылыкларга очрый иде, – дип дәвам итте сүзен депутат Гыйльметдинов. – Әйтик, бер авыл акчаны юл төзелешенә, ә икенче авыл чишмәне карауга, ә өченче авыл зиратны төзекләндерергә тотарга тели. Шушы өч авылны берләштергән җирле үзидарә җыелган акчаны, мәсәлән, юл төзелешенә генә күчерә. Беренче авыл моңа каршы, чөнки анда инде юл бар. Бу мәсьәлә көйләнелде, хәзер инде һәр авыл үзара салым акчасын нинди эшкә тотачагын үзе хәл итә. Дәүләт тә башкара төзү-төзекләндерү эшләрен. Ләкин, үзара салым да отышлы чара. Авыл халкы җыйган акчаның һәр сумына дәүләт дүрт сум өсти. Мин үзем дә авылда үзара салым җыйганда акча бирәм. Авылдагы теге яки бу эшне тизрәк башкару мөмкинлеге, ләбаса. Безгә әле “Бистә” программасын җанландыру зарур. Казан бистәләрендә дә үзара салым тәртибен рәхәтләнеп кулланып булыр иде.

Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, Россиядә йөз меңнәрчә мәдәни мирас һәйкәле дәүләт саклавы исемлегенә дә алынмаган.
– Мәдәни мирас турында закон проекты әзерлим. Күпме тарихи корылмалар искереп-таушалып, юкка чыгып бара. Эшкуарлар төзекләндерүдә катанашсын, теләсә бинаны сатып алсын. Кем милке булуы мине кызыксындырмый, иң мөһиме – тарихи мирас җимерелеп юкка чыкмасын. Тарихи мирас корылмаларына, әлбәттә инде, халык керә алсын, бу килешүдә алдан ук теркәлергә тиеш, – ди Илдар Гыйльметдинов.

Реклама

Мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл клублары һәм медпунктлары төзелеше, шулай ук ишегалларын һәм паркларны төзекләндерү программаларына “Бердәм Россия” сәяси партиясенең теләктәшлек күрсәтүен, бу юнәлешләрдә эш дәвам итәчәген әйтте депутат.
– Хоспислар матди яктан кыен хәлдә. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән бергәләп шушы мәсьәләдә закон проекты әзерлибез, – диде Илдар Гыйльметдинов.

Татар теле турында да сүз кузгалмый калмады, әлбәттә. Илдар Гыйльметдинов укытучылар әзерләүгә, укыту алымнарын камилләштерүгә игътибарны көчәйтү зарурлыгын аерым басым ясап әйтте. Дәреслекләр бастыруда федераль үзәкнең булышлыгы кирәк. Россия Дәүләт Думасында милли телләр буенча парламент тыңлаулары әзерләнә.
– Ксения Собчакның татар телен саклап калуына сез ышанасызмы? – дип, сорауга сорау биреп, җавап бирә башлады Илдар Гыйльметдинов. – Юк. Собчакның буш сүзләре, пиар кампаниясе генә бу. Безгә беринди Собчаклардан, Сидоровлардан, Баһавиевлардан ярдәм көтәргә кирәкми, тел мәсьәләсен үзебегә хәл итәргә кирәк.

Республикадагы банкларга, аннан соң татар теле дәресләренә һөҗүм Татарстанга каршы планлы сәясәт түгелме?
– Планлы һөҗүм түгел. Мәгълүм банклардагы финанс эшчәнлекләрендәге кимчелекләрне үзвакытында федераль үзәк тә, без дә күреп өлгермәдек. Кертемчеләрнең, предприятиеләрнең кыен хәлдә калуына юл куелды, – диде Илдар Гыйльметдинов.

Банклардан башланган сүз “хәерчелек” темасына ялганды.
– Россиядә хәерчелек чигендә яшәүчеләр саны арта бара. Дәүләт Думасында да бу хәл борчу тудыра. Россия Президенты тарафыннан чаралар күрелә башланды. Беренче һәм икенче бала өчен пособие түләнәчәк, ана капиталы күләме арттырылды. Киләсе 2018 елның 1 гыйнварыннан Россиядә, минималь хезмәт хакы 9 489 сумны тәшкил итә, – диде Илдар Гыйльметдинов.

Сүзен йомгаклап, Илдар Гыйльметдинов журналистларны дөреслекне генә язарга чакырды.
– Үз ялганыңа үзең ышанырга, шуны халыкка җиткерегә ярамый,-диде Илдар Гыйльметдинов. – Татарстанда зур эшләр башкарыла, гел каралыкны гына эзләмәскә, ә уңай мисалларны күрсәтергә кирәк. Төрлечә пычрак атып, үзеңне ашаткан-эчерткән республиканы ничек рәнҗетергә мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: