Шәһри Казан

Илдар Ханов төзеп калдырган "Галәм гыйбадәтханәсе" тирәсендә җәнҗал тынмый

Татарстанның танылган рәссамы, сынчы Илдар Ханов төзеп калдырган "Галәм гыйбадатханәсе" тирәсендә гауга чыккан. Бу хакта "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында "Адымнар" тапшыруы барышында билгеле булды.

Реклама

Барлык диннәр кертелгән бу комплекс Казанның Аракчино бистәсендә төзелгәнен искәртик. Илдар Ханов аны үз нигезендә 1994 елда төзи башлый һәм бу эш 11 ел дәвам итә.

Гыйбадәтханәнең хуҗасы һәм идарә итүчеләр арасында тавыш чыккан. Мансур дигән бер кеше үзен бинаның хуҗасы дип тәкъдим иткән. Ә Илдар Хановның Мансур исемле бер туганы да юк кебек. Ул хәбәрчегә интервьюда гыйбадәтханәдә күргәзмәләр үткәрелүен, балалар сынлы сәнгать мәктәбе ачу ниятләнгәнен әйтте. "Бу аның (Илдар Хановның - Т.И. искәрмәсе) идеясе иде", - ди ул.

Әмма, баксаң, юридик яктан "Барлык диннәр гыйбадатханәсе"нә Мансур әфәнде хуҗа түгел. Бинаның документлары бөтенләй башка кешедә. 2013 елда Илдар Ханов бакыйлыкка күчкәннән соң, гыйбадатханә милке аның Мәскәүдә яшәүче кызына, ә ул, үз чиратында Илдар Хановның бертуган абыйсы Илгиз Ханов һәм сеңлесе Флера Хановага тапшыра. Алары исә, бина белән идарә итү хокукларын Рөстәм Сәгъдиевка биргән. Соңгысы бинага берничә тапкыр барып карауга карамастан, эчкә керә алмаган. Нәтиҗәдә, полиция дә тыкшынып караган.

Мансур дигән кеше Илдар Ханов вафатыннан соң, бинаның чыгымнарын үзе түләп баруы турында әйтә. Ә берничә көн элек бинаның рәсми хуҗасы Рөстәм Сәгъдиев бинаны электр энергиясеннән өздергән. Туристлар да бинаны тыштан гына карап йөри. "Бу бинаны юкка чыгарырга җыеналар. Алар аны залогка куеп, банкта кредит алып, сатмакчы булалар бугай. Беләм мин ул схеманы", - ди Мансур әфәнде.

Рөстәм Сәгъдиев исә моны үзе инкарь итә. "Ычкынган ул, кем сата үз өен, татарлар сатмый", - ди.

Бу атнада Татарстанның Мәдәният министрлыгында юридик хуҗа Рөстәм Сәгъдиевне чакыртып сөйләшү булган. "Алар бездән бинаны дәүләткә сатарга баш тарту турында хат язуыбызны сорыйлар", - ди Рөстәм Сәгъдиев.

Ни кызганыч, гыйбадатханә бүген җәнҗал мәйданын хәтерләтә.

Илдар Хановның дөньядан китүенә 4 ел булды. Ул гыйбадатханәне үз нигезендә күп еллар төзи. Клиник үлем кичергәннән соң, кешеләрне савыктыру сәләтенә ия булган. Әлеге төзелешкә ул төшендә Ходайны күргәч тотына. Илдар Ханов: "Мин диннәрне аермыйм, минем өчен Ходай бер дия торган булган. Гыйбадатханәдә ислам, православие, католик чиркәве, иудаизм, буддизм, мәҗүсилек тарафдарларының үз почмагы бар.


"Татар-информ"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    348
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    461
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    831
    0
    2