Шәһри Казан

Илдәге шәһәрләрнең тормыш дәрәҗәсе министрның йокысын качырган

Россиянең икътисади үсеш министры Максим Орешкин илдәге шәһәрләрнең яшәү дәрәҗәсе турында уйланып йоклый алмыйча ятуы турында белдергән.

Реклама

Бөтендөнья икътисад форумында сәләтле кешеләр Россиядә калырга тиеш, чөнки 5-15 елдан регионнардагы тормыш дәрәҗәсе аларга бәйле, дигән министр.
Аңа хәтле ул илнең икътисады демографиягә бәйле рәвештә уртача темплар белән үсә ала, дип ышаныч белдерде. Узган ел Максим Орешкин Россия икътисадында дәүләтнең өлеше бик күп булуы эшлекле климат үсешен һәм көндәшлекне тоткарлавы турында сөйләгән иде.
Бөтендөнья Doing Business банкының соңгы рейтингы буенча, Россия бизнес өлкәсендә 190 ил арасында 35 нче урынны алып тора. Бер ел эчендә ул биш баскычка күтәрелгән.

Фото: mirprognozov.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: