Шәһри Казан

Илшат Рәхимбайның фильмнары тәкъдим ителде

Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «HAVA Projects» медиа-компаниясе тарафыннан төшерелгән «Представь!» һәм «Не верю» фильмнары күрсәтелде (режиссеры - Илшат Рәхимбай).

«Представь» фильмы мулла һәм атакай арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли, дин чикләре, чын Алланы, үзеңне эзләү хакында сөйли. «Не верю!» фильмы кешенең мәхәббәт хакына нәрсәләргә сәләтле булуы хакында.

- Бүген сез экранда күрсәтелгән фильмнарга без бөтен күңелебезне салып эшләдек. Әлеге вакыйга безнең тормышыбызда бик мөһим, ул күңелләребездә озак вакыт сакланыр. Бу процессның никадәр авыр булганын аңлаган кешеләр тагын да көчлерәк кул чапкандыр, - диде премьерадан соң режиссер Илшат Рәхимбай.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: