Шәһри Казан

Индира һәм Рөстәм Нәбиевларның бер айлык баласы хастаханәгә эләккән

Танылган блогер Рөстәм Нәбиевның яңа туган сабые хастаханәгә эләккән. Балага пневмония диагнозы куйганнар.

“Әминәдә пневмония. Аңа көчле антибиотиклар бирәләр. Индира белән сабый түләүле хастаханәдә дәвалана. Хастаханәдә яту тәүлегенә 12 мең сумга төшә. Мин үзем шулай теләдем. Якыннарымның башка авырулар белән бергә ятуларын теләмим. Монда алар өчен аерым палата”, — дип яза  Рөстәм Нәбиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Реклама

“Сиңа әле 26 көн генә булса да, шундый сынаулар белән көрәшәсең. Тик бу вакытлыча гына. Авырлыкларны түзеп үткәреп җибәрергә кирәк. Барысы да яхшы булыр, кызым! Безгә әти-әни буларак җиңел түгел. Балаларның авырганнарын күрү – бик авыр. Иң мөһиме – эмоцияләргә һәм паникага бирелмәскә. Язмыш — бик әйбәт укытучы, ул безне күп нәрсәгә өйрәтте. Безнең иммунитет формалашты инде, сынауларны безнең гаилә җиңеп чыга ала”, - дип яза блогер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 22 февраль 2020 - 00:14
    Без имени
    тэуле генэ купме тулэгэнен бн бер кемне не удивишь! артыгын кыланасыз , исэн сау булыгыз
  • 20 февраль 2020 - 19:48
    Без имени
    Балалар чирлэмэсен❤️🙏🙏🙏
  • 20 февраль 2020 - 18:18
    Без имени
    Исэн-сау гына булсын сабый,тизрэк терелсен.