Шәһри Казан

"ИнтехБанк" клиентларына иминият түләүләре 12 гыйнвардан башлана

«ИнтехБанк» кертемчеләренә иминият түләүләре 2017елның 12 гыйнвареннан башлана. Бу хакта «Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык» дәүләт корпорациясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты хәбәр итә. Акчаларны өч агент банктан - «Саклык банкы», ВТБ 24, «Ак Барс» банкларыннан алып булачак. «Өч агент банк кыска срокларда һәм максималь җайлы шартларда кертемчеләрнең иминият акчаларын кайтару өчен...

«ИнтехБанк» кертемчеләренә иминият түләүләре 2017елның 12 гыйнвареннан башлана. Бу хакта «Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык» дәүләт корпорациясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты хәбәр итә. Акчаларны өч агент банктан - «Саклык банкы», ВТБ 24, «Ак Барс» банкларыннан алып булачак.

«Өч агент банк кыска срокларда һәм максималь җайлы шартларда кертемчеләрнең иминият акчаларын кайтару өчен сайланды. Кертемчәләрне аерым банкларга билгеләү, аларның кайда урнашуы һәм кертемчеләрдән гаризалар алу вакыты, барысы да 2017 елның 11 гыйннварена кадәр Иминият түләүләре агенты сайтында (www.asv.org.ru) урнаштырылачак», - диелгән Иминият түләүләре агенты хәбәрендә.

Реклама

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: