Шәһри Казан

Интернет аша бәрәңге сатучы пенсионер 650 мең акчасыннан колак каккан

Чистайда 68 яшьлек пенсионер ханым бәрәңге сау турында интернетка белдерү элә.

Аңа бер ир-ат шалтыратып бәрәңгене ресторан өчен күпләп алырга теләве турында әйткәннән соң, беркатлы пенсионерның банк картасы номерын сорый. Сатып алучы 3600 сум урынына акчаны карточкага 10 тапкыр күбрәк күчерә.

Реклама

Аннан пенсионерга шалтыратып артык акчаны кайтаруын һәм "хатаны төзәтү" өчен банк картасының өстәмә реквизитларын да әйтүен сорый. Пенсионер аны-моны уйлап тормый, телефоннан барысын да әйтеп яздыра. Шулай итеп мошенник әлеге хатын-кызның 3 банк картасыннан тиз арада 650 мең сум акчасыннан җилләр очыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: