Реклама
М7 трассасында ватылган машина эчендә туңып утырган парны коткарганнар.
14 гыйнвар көнне Мамадыш районында М7 трассасында “Лада” машинасы ватылып калган. Машинада 49 яшьлек ир белән 46 яшьлек хатын-кыз булган. Салкын машинада туңган пар ярдәм сорап шалтыраткан.
Коткаручылар аларны үз машиналарында җылыткан, ә машинаны “Рәхмәт” кафесына кадәр эвакуацияләгәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз