Шәһри Казан

Ир кеше ике баласын кочагына алып, тәрәзәдән сикергән

Саратов шәһәрендә ир белән хатын арасында чыккан низаг фаҗига белән тәмамланган.

Хатын аерылышырга теләве турында әйтеп, өйләреннән чыгып киткән. Ә ир кеше әлеге сүздән соң бер яшьлек улын һәм дүрт яшьлек
кызын куенына алып, тәрәзәдән сикергән.

Реклама

Ир белән малайны табиблар коткарып кала алмаган. Ә авыр тән җәрәхәтләре алган кыз хастаханәгә озатылган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: