Шәһри Казан

Ир хатынына пычак белән кадаган

Казанда хатынына авыр тән җәрәхәтләре салган ир-ат тоткарланган.

Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге Яңа Савин районында хатынына пычак белән кадаган ир-атны тоткарлаган.

12 август көнне зыян күргән хатын-кыз полиция бүлегенә шалтырата. Фатирга әлеге мәгълүматның дөреслеген ачыклау өчен ведомстводан тыш сак бүлеге килә. 
Ир-ат ике арада чыккан низаг аркасында хатынының аркасына пычак кадаган. 

Реклама

1988 елгы ир полиция хезмәткәрләренә тапшырыла. Зыян күргән хатын хастаханәгә илтелгән. Табиблар әйтүенчә, аның гомеренә куркыныч ярамый, хәле тотрыклы. 

Хәзерге вакытта ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 11 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала. 

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: