Шәһри Казан

Ирина Волк: Казанда полиция хезмәткәрләре югалган баланы тапканнар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча "Промышленный" полиция бүлегенә ун яшьлек улларының югалуы турында әти кешедән гариза кергән.

Бала мәктәпкә киткән җиреннән өенә кире кайтмаган. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләү өчен бала укыган мәктәпкә килә.

"Эзләүгә полициянең барлык тышкы хезмәтләре юнәлдерелгән иде. 14 гыйнвар көнне 16 сәгать 20 минутта Казанның Ямашев проспектында бала хокук саклаучылар тарафыннан табылган. Малай трамвай юлы буйлап бара иде. Хәзерге вакытта бала "Промышленный" полиция бүлегенә китерелгән, аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый", - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Реклама

Чыганак: https://mvdmedia.ru/news/ofitsialnyy-predstavitel/v-kazani-sotrudniki-politsii-nashli-propavshego-desyatiletnego-rebenka-/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 15 гыйнвар 2022 - 17:33
    Без имени
    Нишлэп оенэ кайтмаган сон ул? Этисеннэн курыккан дип тэ язалар башка гр да. Толе гаилэ бар шул.