Шәһри Казан

Иртәгә хәйрия концерты була

Иртәгә, 20 февральдә, балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларга ярдәм итү максатыннан студентлар хәйрия концерты оештыра. Чара Казанның Ленин исемендәге Мәдәният йортында көндезге 11 сәгатьтә башлана.

Концерт Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды, ТР Студентлар лигасы тарафыннан оештырылган «Син безнең белән!» акциясенең бер өлеше. Анда балалар йортлары һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләрнең кул эшләре күргәзмәсе дә булачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: