Шәһри Казан

Иртәгә Казанның Горки-Әмәт урманында скандинавия йөреше буенча массакүләм кышкы йөгереш була

Иртәгә Казанның Горки-Әмәт урманында барлык теләүчеләр скандинавия йөреше буенча массакүләм кышкы йөгерештә катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Реклама

Катнашучылар 1,3 яки 5 чакрым дистанциядә көч сынашачак. Һәр катнашучыны үзенең уникаль номеры һәм дистанцияне үтү вакыты белән диплом көтә. Ярыш призерларына истәлекле бүләкләр биреләчәк. Йөрештә катнашучыларга махсус таяклар белән уңайлы киемдә килергә кирәк. Ярышлар 12.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә.

Анна Арахамия фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: