Татарстанда алты айлык кызын башы белән өстәлгә китереп бәргән 26 яшьлек хатынны җаваплылыкка тартачаклар.
Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. «Сәламәтлеккә күрәләтә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
«Набережные Челны Life» Telegram-каналы мәгълүматларына караганда, исерек хәлдә булган 26 яшьлек хатын-кыз 6 айлык баласын өстәлгә китереп бәргән һәм аны шул килеш авыр хәлдә калдырган. Эштән кайткан ир бу хәлне күргәч, табиблар чакырткан. Хәзерге вакытта бала Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимациясендә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы әнисе кыйнаган алты айлык баланың хәле турында «Татар-информ» агентлыгына сөйләгән.
«Кыз Республика балалар клиник хастаханәсендә реанимациядә ята. Хәле авыр, тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Әйдәп баручы белгечләр - нейрохирурглар, реаниматологлар һ.б. табиблар җәлеп ителде», - дип искәрткәннәр ведомствода.
Комментарийлар
0
0
Узен тытып ишэргэ дунгызнын,ничек йорэге тузэ,Таш йорэк,ул Ана тугел
0
0