Шәһри Казан

Ислам дине темасын яктыртучы журналистлар берләшәчәк

Ислам дине темасына язучы журналистлар оешмасы барлыкка килергә мөмкин. Татарстан журналистлар берлегендә республиканың матбугат чараларында дин темасын яктыртучы журналистлар өчен оештырылган түгәрәк өстәлдә шундый фикер яңгырады. Берлек рәисе Римма Ратникова әйтүенчә, соңгы вакытта дини порталларда эшләүче каләм ияләре дә үзләрен Журналистлар берлегенә кабул итүләрен сорап килүчеләр ешайган.

– Без моңа бик җитди карыйбыз, чөнки дин ул бик четерекле мәсьәлә. Ислам дине темасын яктыртучы бөтен журналистларны да белеп бетермибез, шуңа да сак булу зыян итми. Алар кемнәр, безнең берлек таныклыгын алып, аны кирәкмәгән урыннарда күрсәтеп йөрмәсләрме, дигән борчулы сораулар туа. Шуңа да дин темасына язучы журналистларны берләштерергә, алар белән якынрак танышырга, эшләү үзенчәлекләре турында фикер алышырга, теманы яктыртканда нинди проблемалар тууы турында сөйләшергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Дин темасына язучы журналистлар алдында торган төп бурыч – экстремизм һәм терроризм идеологиясе таралуга каршы көрәшү, – ди ул.

Реклама

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның кайберләре аны оешма итеп түгел, ниндидер матбугат клубы формасында күрүен әйтте. Кемдер даими рәвештә семинарлар оештырырга кирәк дигән фикерне белдерде. Чара барышында журналистлар үзләрен борчыган сорауларны да бирде. Журналистлар өчен дини терминнар сүзлеге булдырырга, оешма була калса, анда блогерларны да җәлеп итәргә, Россия ислам институтындагы теология һәм журналистика факультеты студентларына практиканы күбрәк бирергә, Татарстанның диния нәзарәте, имамнар белән ныграк хезмәттәшлек итәргә кирәк дигән фикерләр дә яңгырады.
Фото: Татар-информ
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: