Шәһри Казан

Исмәгыйль Шәңгәрәевнең 12нче баласы туган

Исмәгыйль Каләметдин улы Шәңгәрәевне – җәмәгать эшлеклесе, «ДАН» компанияләре төркеменең президенты, Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче милләт җанлы татар эшмәкәре, Евразия телевидение һәм радиоакадемиясе академигы булган милләттәшебез буларак беләбез.

Реклама

Шушы көннәрдә генә 63 яшен тутырган Исмәгыйль әфәнде янә әти булган. Бүген иртән аның 12нче сабые туган. Тормыш иптәше Мәрьям малай алып кайткан. Мәрьям ханымның әбисе – Татарстан халкы өчен билгеле, якын булган шәхес - Рәшидә абыстай. Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәрендә туып, бик күп еллар Дубаида гомер кичергән милләттәшебез инде берничә ай Швециянең Стокгольм шәһәрендә яши. Тиздән олы балаларын алып хатыны да аның янына күченәчәк, дип яза matbugat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: