Шәһри Казан

Италия Премьеры Байденны Путинга шалтыратырга чакырды

Италия Премьер-министры Марио Драги фикеренчә, барлык илләр, шул исәптән АКШ һәм Россия Украинадагы хәлне җайга салу буенча сөйләшүләрдә катнашырга тиеш. Ул Америка президенты Джо Байденга Владимир Путинга шалтыратырга кирәк, дип белдерде.

Драги әфәнде 12 майда хөкүмәт утырышында Украинадагы вазгыять турында фикер алышты. Италия премьеры фикеренчә, Мәскәү белән Вашингтонга барлык элемтәләрне дә яңартырга һәм активлаштырырга кирәк. "Байден Путинга шалтыратырга тиеш" дип билгеләп үтте ул.

Реклама

Соңгы тапкыр АКШ һәм Россия президентлары 12 февральдә телефон аша аралаштылар. Франция Президенты Эмманюэль Макрон берничә көннән Путин һәм Байденга саммит үткәрергә тәкъдим итте. 24 февральдә Владимир Путин Украинада хәрби операция игълан итте. Хәрби хәрәкәтләр башланганнан бирле, Россия Президенты белән иң күбе Макрон әфәнде сөйләште: алар инде ун сөйләшү үткәрде. Соңгысы 3 майда булды һәм ике сәгатьтән артык дәвам итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: