Шәһри Казан

Италия сәясәтчесе Казанда узган WorldSkills чемпионаты турында: "Монда барысы да идеаль!"

Исегезгә төшерәбез WorldSkills Kazan 2019 ярышларына һәркем бушлай керә ала

Италия сәясәтчесе, Эш һәм социаль сәясәт министры урынбасары Клаудио Коминарди WorldSkills Kazan 2019 оештыру эшчәнлеге белән таң калган. Бу хакта ул "Татар информ" мәгълүмати агентлыгына хәбәр иткән.  

-Быелгы чемпионат оештыру дәрәҗәсе бик гаҗәпләндерде мне. Монда барысы да идеаль: ачылыш тантанасыннан алып, ярышлар барышына кадәр. Оештыручыларны һәм волонтерларны тәбрик итәм. Үз эшчәнлеге белән алар Татарстан Республикасына зур дәрәҗә ясый, - дигән ул. 
Сәясәтче фикеренчә, мондый төр ярышлар мәгариф тармагын үстереп кенә калмый, яшьләрне дә канатландыра әле. 

Реклама

-Италия шагыйре Данте Алигьери  сүзләренчә, без яхшылык кылырга һәм белем алырга туган. Бу яшьләр укытучылары ярдәмендә интеллектуаль яктан үсәр һәм җәмгыятьне үстерүдә үз өлешен кертәр дип өметләнәм мин, - дигән Клаудио Коминарди. 

 

фото - "Татар информ"
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: