Шәһри Казан

Иҗтимагый үзидарәләр Президентка рәхмәтле, чөнки сәбәбе бар

Россиядә беренче булып территориаль иҗтимагый үзидарәләр Волгоград өлкәсендә оештырылган. Аларның уңай үрнәге республикабызда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, тагын да активрак рәвештә кулланышка кертелгән.

Казан Ратушасында 7 августта "Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстанның муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров үзенең котлау чыгышында беркадәр тарихны да искә төшерде.

- Волгоград өлкәсендәге территориаль иҗтимагый үзидарәләр тәҗрибәсен өйрәндек. Татарстан Президенты бу хакимият "институтын" нык хуплады, -диде Минсагыйть Шакиров, - Республикада әле ике ел элек кенә дә иҗтимагый үзидарәләр дистәләп кенә иде, хәзер алар өч йөздән артты. Актив кешеләрне берләштергән әлеге җәмәгать институтлары тышкы төзекләндәрү, яшь буынны тәрбияләү, хокук бозуларга каршы көрәш, мәдәни һәм спорт чараларын оештыруда башлап йөриләр. Казанда, мәсәлән, бер миллион 200 меңнән артык кеше яши. Шәһәр Думасының 50 депутаты моның кадәр халык белән берничек тә очрашып бетерә алмый. Менә шушында территориаль иҗтимагый үзидарәләр ярдәмгә килә дә инде. Алар халык фикерен һәм гозерен хакимияткә җиткерә, мәсьәләнең чишелешенә этәргеч ясый. Казанда территориаль иҗтимагый үзидарәләр сан ягыннан иң зур һәм тырышлар. Чаллы, Чистай һәм Алабуга үзидарәләре дә сынатмыйлар.

Реклама

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр арасында ел саен Татарстан Президенты грантларына конкурс үткәрү тәкъдимен дә Татартсан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов керткән. Бәйге өч төркемдә оештырыла. Беренчесе: Казан һәм Чаллы, икенчесе - 60 меңнән күбрәк халкы булган шәһәрләр, өченчесе - башка шәһәрләр, шәһәр тибындагы бистәләр һәм республиканың авыл җирлекләре. Грантлар әйбәт. Беренче урынны яулаучыларның һәрберсенә - 665 мең сум , икенче урынга - 500 мең, өченче урынга - 430 мең, дүртенче урынга - 298мең һәм бишенче урынны яулаучыларның һәрберсенә 160 мең сум бирелә. Акчалата бүләк алган җиңүче конкурста яңадан ике ел узганнан соң гына катнаша ала.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин: "Территориаль иҗтимагый үзидарәләр - хакимиятнең әһәмиятле звеносы", - дип, югары бәяләмә биреп, эшчәнлек активлыгын киметмәскә чакырды.

Республика конкурсында Казан шәһәренең түбәндәге территориальиҗтимагый үзидарәләре җиңү яулады: "Савиново", "Царицынский бугор", "Вознисенское", "Колсәет", "Займище", "Калинин", "Адмиралтия бистәсе", "Борисоглебск", "Кадыш", "Урман аръягы", "Краснооктябрьск", "Юдино", "Северный-1", "Брикетный", "Крутушка", "Әке", "Коры елга", "Карьер", "Олы Дәрвишләр", "Петровский", "Кояшлы-1".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: