Яңа елның беренче көне юл фаҗигасеннән башланып китте.
Бүген Югары Ослан районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, Лада Гранта автомобилен идарә итүче 1987 елгы ир-ат каршы як полосага килеп чыккан, шул юнәлештән килүче 1973 елгы ир-ат идарәсендәге Рено Дастер машинасы белән бәрелешкән. «Лада»ның йөртүчесе һәм аның 1998 елгы пассажиры, хатын-кыз каза урынында үлгән. Рено машинасында булган ике кеше хастаханәгә озатылган.
«Фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, вакыйга урынында оператив хезмәтләр эшли", - дип хәбәр итте Югары Ослан район Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Руслан Сафиуллин.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар