Шәһри Казан
16+

Июнь аенда ана капиталы куллану буенча үзгәрешләр көтелә

Акча барлык гаиләләргә бер үк көндә-һәр айның 5нче числосында күчерелә башлаячак.

1 июньнән ана капиталы хисабыннан айлык түләүләр өч яшькә кадәрге балаларга, шул исәптән беренче балага да биреләчәк. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча фонд җитәкчесе Эдуард Вафин искә төшерде.

Реклама

Шулай ук җәй җитү белән акча барлык гаиләләргә бер үк көндә — һәр айның 5нче числосында күчерелә башлаячак. Бу көнне ата-аналар алдагы ай өчен акча алачаклар. Әйтик, 5 июньдә татарстанлыларга май ае өчен акча киләчәк.
Республикада ана капиталыннан айлык түләүләргә кереме ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр дәгъва кыла ала. Әлеге түләүләр бер ел дәвамында күчереләчәк, шуннан соң ата-аналарга кабат гариза бирергә кирәк.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: