Шәһри Казан

Июнь башында Татарстанда суыта

Җәйнең беренче көннәрендә, төгәлрәк әйткәндә, 2 июньдә Татарстанда һава температурасының түбәнәюе фаразлана.

Шул рәвешле сишәмбе көнне төнлә һава температурасы +3... +8 градус, көндез исә +12... +17 градуска кадәр җылыначак. Бу нормадан 4-5 градуска түбәнрәк, ди синоптиклар.

Реклама

1 июньдә дә республикада салкынча булачак. Төнлә +6... +11 градус, көндез +12... +17 градуска кадәр җылы булуы көтелә. Шулай ук июньнең беренче көннәрендә яңгырлар явуы да ихтимал. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: