Шәһри Казан

Изге айда авыру балаларга ярдәм итик

Рамазан – изгелекләр ае, Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекәр кылырга чакыра. Рамазан аенда кылган изгелекләр өчен бәндә башка бер айда да алмаган савапларын ала.

Янәшәбездәге мохтаҗ, авыру кешеләргә игътибарлы булсак иде. "Зәкят" хәйрия фонды карамагындагы өч балага да безнең ярдәм кирәк. Аларга булдыра алганча ярдәм итсәк иде.
 Шуларның берсе – Карина Рахманкулова. Аңа унөч яшь. Кызда берьюлы өч диагноз: ДЦП, спастик тетрапарез, икеле атетоз. Хәзерге вакытта Карина утырып тора, арты белән үрмәли. Ул сөйләшә белә, бөтен нәрсәне аңлый. Аның төп хыялы – үз аякларында йөрергә өйрәнү. Әти-әнисенең тырышлыгы белән озак еллар дәвамында өзлексез дәвалану нәтиҗәсендә Карина, гәүдәсен тотып торганда, йөрергә өйрәнгән. Әти-әнисе кызларын дәвалауның барлык юлларын файдалана. Әмма курслар нигездә түләүле. Билгеле сәбәпләр буенча гаиләдә әти кеше генә эшли. Чираттагы курсның бәясе – 174 900 сум.
Икенче героебызның исеме – Даниэль Хәнипов. Аңа 9 яшь. 2 ай чагында аңа баш мие яман шеше дигән куркыныч диагноз куела. Даниэль 14 авыр операция кичергән. Күпләгән наркозлар сабыйның сәламәтлегендә начар чагылыш таба, анда тагын берничә диагноз барлыкка килә. Өч эшендә эпилепсия өянәге башлана. Аллаһыга шөкер, табиблар шешне бетерәләр. Хәзерге вакытта Даниэль шешне юкка чыгарганнан соңгы авыруларны кичерә. Ул үзе мөстәкыйль рәвештә йөри башлады. Иҗекләп укый, саный белә, үсешкә омтыла. Тернәкләнү курслары уңай нәтиҗәләрен күрсәтә. Чираттагы тернәкләнү курсы 150.700 сумны тәшкил итә. Кызганыч ки, Даниэльның әти-әнисенең дәвалануны түләргә мөмкинлеге юк. Алар ярдәм сорыйлар.

Реклама

Өченче геройның исеме – Валентин Егоров – 13 яшьтә һәм анда ДЦПның авыр формасы, спастик тетрапарез. Әнисе Раиса сабыен берүзе тәрбияли. Эшкә урнашу мөмкинлеге юк, чөнки малайны даими рәвештә карарга кирәк. Алар бары пособие һәм пенсия акчасына гына яшиләр. Рәхимле кешеләрнең ярдәме белән кайбер тернәкләнү курслары үткәрү насыйп булды. Дәвалану нәтиҗәсендә хәрәкәт артты, кулларның хәрәкәте һәм мускулларның торышы яхшырды. Хәзер Валентин бик теләп актив рәвештә күнегүләр ясый ала. Чираттагы курс 78.400 сум тора, ә бу сумма Раиса ханымда юк. Ул сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ.

Әлеге авыру балаларга ярдәм күрсәтүнең берничә ысулы бар:
Беренчесе: САДАКА сүзен язып 7715 номерына SMS-хәбәр юлларга. Аның бәясе 50 сум.
Икенчесе: САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр язганда буш ара (пробел) калдырырга һәм кирәкле сумманы күрсәтергә, мисал өчен САДАКА 300. Әлеге очракта телефоннан 300 сум алып калыначак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: