Шәһри Казан

Изге эш милләткә карамый

Изге кенәз Владимирның мең еллык истәлегенә багышланган чара кысаларында Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы, Чиркәү һәм җәмгыять арасында үзара мөнәсәбәтләр буенча Синод бүлеге һәм Мәскәү Патриархаты белән берлектә, түгәрәк өстәл уздырды.

Реклама

- Нинди милләттән булуыбыз һәм традицияләребез төрле булуга карамастан, гасырлар буена республика халкы үзара дус-тату, бер гаилә булып яши. Социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, руслар белән татарлар арасында милләтара якынлык рус һәм башка славян халыкларына караганда күбрәк. Гасырлар буена күрше халыклар булып яшәү нәтиҗәсе дә бу, - диде түгәрәк өстәлдә катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев. - Казан Кремле территориясендәге Кол Шәриф мәчете белән Благовещение чиркәвенең үзара янәшә торуы да ике милләтнең үзара дуслык символы. Республикада Болгар белән Зөя шәһәрчекләренең тарихи архитектураларын торгызу эше дә актив бара. Татарстан җитәкчелеге дә милләтләр арасындагы тынычлыкны ныгыту өстендә күп эшләр башкара.

Татарстан митрополиты Анастасий исә үзенең чыгышында православиене сакларга, чиркәүләрне торгызырга, аларга яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәклеген сөйләде.

- Чиркәүләрне, башка архитектура һәйкәлләрен сакларбыз, әмма анда йөрүчеләр булмаса нишләрбез? Шуңа да бүгенге көндә православие дине әһелләре каршында яшьләрне чиркәүләргә китерү бурычы тора. Рухи бөртекне үзебез үстереп, аны киләчәктә җимеш бирерлек итәргә кирәк, - диде ул.

Мөфти урынбасары Рөстәм Батров журналистларга белдергәнчә, Татарстанда гомер-гомергә төрле конфессияләр, төрле милләт вәкилләре иңгә-иң торып, тыныч-тату яшәгән:

- Милләтләрнең тату яшәвенә мисал китерәсем килә: ике ел рәттән без Корбан бәйрәме вакытында "Сөючеләр фида кыла" дигән телемарафон уздырдык. Казан митрополиесенең сайтында шул марафонда катнашырга чакырган баннер эленеп торды. Әлеге изге эштә бернинди милләт тә читтә калмый. Безнең тәҗрибәне башка чит илләрдән дә килеп өйрәнәләр. Республикабызның да һәрьяктан үсеш алуы ул милләтләрнең дуслыгы нәтиҗәсе дә. Милләтләр дуслыгы, халыклар бердәмлеге - зур көч ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: