Шәһри Казан

Изге эштән читтә калмагыз

Иртәгә "Ярдәм" ислам милли хәйрия фонды, Татарстан Диния нәзарәте һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, Кәрим Тинчурин театрында хәйрия концертын уздыра.

Хәйрия чарасыннан кергән акча күзләре күрмәүчеләр өчен махсус медицина җиһазлары ("Брайлевская строка Фокус БЛЮ-40") алырга тотылачак. Концертта танылган артистлар ИлСАФ, Ильяс Халиков, Рөстәм Закиров, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Алсу Әбелханова, Илназ Минвәлиев, Айсылу Габдинова, Рифат Зарипов, Рөстәм Закиров, Илназбах һәм башкалар катнаша.

Концерт сәгать 18.00 дә башлана.

Реклама

Белешмәләр өчен телефон: 89991573346.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: