Шәһри Казан

Каһарман медале өчен – 1,5 миллион сум

«Россия офицерлары» оешмасы активистлары интернетта Бөек Ватан сугышында катнашучыларның хәрби медальләре белән сату итүче сайтка тап булган. Бу хәлгә ачулары чыккан ветераннар Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

Реклама

Интернетта хәрби бүләкләр белән сату итүчеләр СССР каһарманы медале өчен 1,5 миллион сум сорый. Берничә ел элек вафат булган ветеранның моңардан тыш башка медальләре дә сатуга куелган. Канун буенча, әлеге гамәл өчен РФ Җинаять кодексының 324 нче маддәсе нигезендә өч айга хәтле иректән мәхрүм итү каралган. Хәрби бүләкләрне законсыз рәвештә тагып йөрү административ хокук бозу булып санала, аның өчен берничә мең сум күләмендә штраф һәм бүләкне конфискацияләү каралган.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: