Шәһри Казан

Качалов театры директоры Александр Славутский сайлауга укучылары белән килгән

Бүген «Качалов исемендәге Казан академия рус драма театры» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе сәнгать житәкчесе – директоры, Татарстан Республикасынын Дәуләт Советынын даими булмаган нигездэ эшләуче депутаты Александр Славутский Казаннын 41нче мәктәтендә оештырылган участокта «Бердэм Россия" партиясе праймеризында катнашты.

- Мин бүген сайлауларга укучыларым белән килдем. Татарстан Республикасы житәкчеләре яшьләр белән эшләргә кирәклеген яхшы аңлый. Бу халыкнын киләчәктәге генофондын кайгырту. Мин сайлауларга халык куп килер дип уйлыйм. Хәзер халык актив. Иң мөһиме партиягә килгән яшьләрнен эше сөйләшүләрдән генә гыйбарәт булмасын, нигезле булсын, - диде Александр Славутский.

Реклама


Анын сүзләренчә, бүгенге театрлар дәуләт ярдәмен тоеп яши. Бөтен Россия, чит илләрне үзенә жыйган шул ук Качалов фестивале дә дәуләт ярдәмендә оештырыла бит.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: