Шәһри Казан

Каләм тарихы ташка басылды

Февраль аенда Казаныбыз­да янә татар илендә яшәвең белән горурланырга форсат бирә торган ике зур вакыйга - бәйрәм булды. Беренчесе - Татарстан Фәннәр академиясендә Тукай энцикло­педиясен, икенчесе - «Татарстан Язучылар берлеге» дигән саллы җыентыкны тәкъдим итү.

Реклама

Әдәбиятыбыз тарихына багышланган китап бәйрәменең 15 февраль - каһарман шагыйрь Җәлилнең туган көнендә Матбугат йортының бишенче катында, кайчандыр гөрләп торган Тукай клубында, хәзерге «Ногай» кунакханәсендә узуы да юкка түгелдер. Китап узган ел азагында Татарстан китап нәшриятында 2600 данә белән дөнья күргән.

- Мондый китап башка бер генә республикада да юк, бездә генә, - дип шатлыгы белән уртак­лашты нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин.
Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның да горурлануын аңлап була - каләмле тарихыбызга багышланган мондый җыентык ул җитәкчелек иткән чорда дөнья күрде бит!
- Әдәбият тарихыбызны ташка бастык, моны зур милләт кенә эшли ала, - диде ул, канәгатьлеген белдереп.
Китапның авторы халык шагыйре Равил Фәйзуллин басмага өч гасыр әдипләренең керүенә һәм үзенә аларның күбесе белән аралашып яшәү бәхете тиюенә тукталды.

- Миңа бу китапны беркем дә кушып яздырмады. Намусым, вөҗданым гына: «Син моны эшләргә тиеш!» - дип, гел тәкрарлап торды. Күңелем, җаным кушканга яздым. Үзем аңлаганча, үзем белгәнчә яздым, - диде ул һәм бу эшнең шактый озакка, 20 елга сузылуын, архивларда утырырга туры килүен дә җиткерде.

«Бу китап - әдәбиятыбыз турындагы уйлануларымның бер сөземтәсе. Гомумән, язучы үз эшенең фидакаре икән, әдәбиятның үткәненә һәм киләчәгенә битараф кала алмый. Бүгенге рухи халәтебезгә аның үз фикере, үз мөнәсәбәте калыплаша. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш», - дип яза ул китапның кереш өлешендә.

Китапның мөхәррире Гүзәл Габдуллаҗанова, тарихчылар, әдәбият галимнәре Индус Таһиров, Тәлгат Галиуллин, Фоат Галимуллин, каләмдәшләре Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров, Рәфкать Кәрәми, Камил Кәримов китапның бик зур фәнни эш, кандидатлык диссертациясенә тиң булуын әйттеләр.
Туй үпкәсез булмый дигәндәй, кайбер язучылар китапка бүгенге заман әдипләренең барысының да кереп җитмәвен искәртте. «Алар турында язылыр әле, максатым үткәннәрне, киткәннәрне халык хәтерендә калдыру иде», - диде автор. Китапның икенче һәм өченче томнары да булыр дигән өметле сүзләр дә ишетелде кичәдә.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: