Реклама
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-мастер" командасын "Дакар-2017" халыкара ралли марафонында җиңүе белән тәбрикләде.
- Безнкеләрнең җиңүе инде традициягә әйләнде. Ләкин моңа карап аның кыйммәте үзгәрми. "Дакар" - иң көчлеләр генә җиңә торган көрәш. Анда осталык, чыдамлылык, җиңүгә омтылыш сынала. "КАМАЗ-мастер" җиңүләренә өлеш керткән һәркемгә үз рәхмәтемне белдерәм, - дип язылган аның котлау телеграммасында.
Безнең команда аралыкны 27 сәгать 58 минут 24 секундта уза. Экипаж составында - Эдуард Николаев, Евгений Яковлев, Владимир Рыбаков була. «Дакар»ның маршруты Парагвая, Боливии һәм Аргентина шәһәрләре буенча уза. Ярышларда 59 илдән 316 транспорт катнашкан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз