Камилә Вәлиева Спорт Арбитраж судыннан 2021 елгы Россия чемпионатында җиңүен торгызуны таләп итә.
Спорт арбитраж суды (CAS) сайтында билгеләп үтелгәнчә, Камилә Вәлиева допингка каршы кагыйдәләрне бозуда үз гаебен раслаучы дәлилләр булмавын әйтә. Шулай итеп, дисквалификация чоры ике елдан артык булырга тиеш түгел һәм бернинди нәтиҗәләр дә юкка чыгарылырга тиеш түгел.
Спортчының 2021 елның декабрендә Россия чемпионатындагы допинг-пробасы уңай нәтиҗә биргән иде. Бу хакта 2022 елның февралендә Олимпия уеннары вакытында билгеле булды. Соңыннан аның Россия чемпионатындагы җиңү нәтиҗәсе юкка чыгарылды.
26-28 сентябрьдә Вәлиева Спорт арбитраж судында видеоэлемтә аша чыгыш ясаячак.
Комментарийлар
0
0
Синең файдага хәл ителсен, Камилә)
0
0