Камилә Вәлиеваның кайда эшләячәге дә билгеле.
Ренат Лайшев белдергәнчә, спортчы “Беренче канал”да эшләячәк, дип яза Sport24. “Камилә Вәлиева МГИМОга керде – бу аның шәхси эше. Белмим, нинди юнәлештә укыр, әмма Камилә МГИМОда булачак һәм “Беренче канал”га эшләргә китәчәк. Һәрхәлдә, бу инде Камилә, аның әти-әнисе, остазлары һәм "Самбо-70" мәктәбе өчен абруйлы һәм сөенечле”, – дигән спорт һәм мәгариф үзәгенең элеккеге җитәкчесе.
Комментарийлар