Реклама
Дөнья кубогының Төмәндә узачак этабына Канада биатлончылары бойкот игълан иткән. Алар Россиянең допингка каршы системасына ышаныч булмаудан шундый адымга барырга булган.
Халыкара биатлончылар союзына юллаган хатта, Россиядә халыкара ярышлар уздыру Олимпия комитетының карарына каршы килә, диелә. Әмма союз җитәкчесе Андрес Бессеберг, беркемне мәҗбүриләп уеннарда катнаштырып булмый, дип җавап биргән.
Россиядә узачак халыкара ярышларга бойкотны Канада спортчылары гына белдергән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз