Шәһри Казан

Кандидатлар күп, ә мандат санаулы

Татарстанда быелның 8 сентябрендә Дәүләт Советына депутатлар сайлау була. Республикадагы 11 партия депутатлыкка 250 кандидат тәкъдим иткән.

– Закон буенча 7 июльдә кандидатлар һәм кандидатлар исемлеге тәкъдим итү тәмамланды. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе һәм округ сайлау комиссияләре тәкъдимнәрне 8 июньнән 7 июльгә кадәр кабул итте. Бердәм сайлау округы буенча Үзәк сайлау комиссиясе 11 сәяси партиядән республика исемлеген теркәде. Алар бердәм сайлау округы исемлегендә 250 кандидат тәкъдим итте, – дип таныштырды Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

«Бердәм Россия» партиясеннән 55 фамилия теркәлде. Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова әйткәнчә, документлар тикшерелгән, депутатлыкка кандидатларның мәгълүматлары төгәл.

Реклама

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов «бердәмроссия»леләрнең уңышына өметләнә.

– Узган язда праймериз үткәргәндә, республика халкы «бердәмроссия»леләргә битараф түгеллеген сиздерде. Алдан тавыш биреп карауда кешеләрнең безнең мөмкин булган кандидатларга ничек актив тавыш бирүләрен күрдек. Безнең партиянең республика исемлеге сайлауларда татарстанлылар тарафыннан яклау табар дип ышанам, – диде Юрий Камалтынов.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең (КПРФ) Татарстан төбәк бүлегеннән 30 кандидаттан торган исемлекне, ә Россия Либераль-демократлар партиясеннән (ЛДПР) Татарстан төбәк бүлегеннән 40 кандидаттан торган исемлекне теркәде.

Теги: сайлау
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: