Шәһри Казан

Карабодай тәрбиясе фаҗигага әйләнде

Омск өлкәсендә сигез яшьлек баланы тәрбияләү максатыннан карабодай ярмасында тезләндереп тотканнарын хәтерлисезме? Мондый тәрбия җәзасын үги әтисе уйлап тапкан була, әни кеше каршы килмәгән.

Реклама


Малайның шулай ярты сәгатьтән башлап 9 сәгатькә кадәр тезләнеп торган чаклары да булган. Билгеле булганча, соңгысында ул түзә алмыйча, күршеләренә кереп сөйләгән иде. Ә алар полиция чакыртканнар. Өйдә тәртип бозган баланы мәктәптә дә яхшы яктан гына телгә алалар, ул яхшы укый, төрле чараларда  актив катнаша.
 Ә карабодайда тезләнеп тора торгач, ярма аның тәненә кереп үсә башлаган була. Табибларга  хәтта балага операция ясарга туры килгән. Моннан тыш, гаиләдә баланы кыйнап торганнар, бу хәлләр видеога төшерелгән.
Әлеге “тәрбияче”ләргә карата җинаять эше дә кузгатылган иде. Бу көннәрдә аларга карата хөкем карары чыгарылды. 35 яшьлек ир – 4,5 елга, ә әни кеше 1,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хатын-кызны суд залыннан кулга алдылар. Аны ана буларак бурычын үтәмәүдә гаепле таныганнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 24 февраль 2020 - 13:53
    Без имени
    Уз балаларын шулай тэрбиялэсен тинтэк.анасы мэгнэсез,хайваннарда балаларын яхшылап карыйлар
  • 22 февраль 2020 - 23:12
    Без имени
    Кабэхэтлэр😰
  • 22 февраль 2020 - 11:39
    Без имени
    Чын фаҗига инде бу, кайсы яктан карасаң да