Шәһри Казан

Караклар үзебезнең машиналарны хуп күрә

Татарстанда соңгы сигез ай эчендә машина урлау очраклары 14 процентка кимегән, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге.

Шулай да Казан машина урлау очраклары буенча алдынгы урында тора. Быел гына да башкалада 125 машина урлау очрагы теркәлгән. Бу республикада барлык урланган машиналарның 28,1 процентын тәшкил итә. Баксаң, каракларны үзебездә җитештерелгән машиналар: ВАЗ, ГАЗ, КамАЗ кызыксындыра икән. Шулай ук «Хундай IX-35»,«Мицубиси», «Тойота РАФ 4», «Мазда» машиналарын да еш урлыйлар. «Аякланган» машиналар исемлегендә "Ауди А3», «Хундай Солярис», «Дэу Нексия», «Киа Рио» да алдынгы рәттә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: