Шәһри Казан

Кариев театры артистлары паркларда спектакль куя

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары җәй көне дә ял итми.

Артистлар хәзер җәйге сәламәтләндерү лагерьларында, балалар бакчаларында, парк-скверларда спектакльләр куялар. Артистлар "Ак Барс маҗаралары" әсәре аша спорт белән шөгыльләнергә өндәсә, "Супер-светофор" спектакле җәен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә ярдәм итә. Күптән түгел, Кариев театры артистлары Арчада балалар бакчаларында чыгыш ясаган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: