Шәһри Казан

Каядыр баруга смс-рөхсәт өчен акча алынмый!

Көненә ике тапкыр гына смс-рөхсәт алырга мөмкин.

Үзеңне изоляцияләү шартларында йөрү өчен смс-рөхсәт (смс-пропуск) алу тәртибе турында Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте. Системага 10 мең кеше теркәлгән инде. Көненә ике тапкыр гына смс-рөхсәт алырга мөмкин. Смс өчен түләү алынмый, бушка.

Реклама

Паспорт номерлары чит кеше кулына килеп керә дип куркырга кирәкми, диде ул. Шулай ук министр смс-хәбәрләрнең түләүсез булуын искәртте. Бүген иртән хәбәр өчен 70 тиен дигәне аерым компаниянеке булган, алар да ахыр карарны көткәннәр, хәзер инде хәбәрләрне түләүсез алачаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 5 апрель 2020 - 23:50
    Без имени
    Моның өчен акча да алынса, оятсызлык булыр иде, минемчә!
  • 1 апрель 2020 - 20:37
    Без имени
    акыллы кеше паспорт номерларын язмый инде, билгеле, чонки смс фамилия бн дэ ж,итэ