Шәһри Казан

Кайсы яхшырак: Татарстанда алты министрлыкның өстенлекләре өчен онлайн-тавыш бирү бара

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә республика халкы медицина, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт, хезмәт һәм социаль яклау өлкәләре хезмәткәрләре өчен нинди мәсьәләләрне хәл итү өстенлекле булуын сайлый.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт хакимияте органнары максатларын ачык формалаштыру буенча пилот проект Татарстанда 2018 елдан гамәлгә ашырыла.
Шул рәвешле Татарстан Республикасында яшәүчеләр социаль блок министрлыкларының – Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Спорт, шулай ук Яшьләр эшләре буенча министрлыкларның 2020 елга өстенлекле эш юнәлешләрен үзләре сайлый ала.
31 октябрьдә әлеге министрлыкларның төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү башланды. Ул 29 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Беренче этапта экспертлар тарафыннан министрлык өчен 2020 елга өстенлекле юнәлешләр буенча тәкъдимнәр формалашты. Хәзер инде тавыш бирү бара.
Үз тавышыгызны Дәүләт хезмәт порталы аша кереп калдырырга була. Моның  өчен Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, “Опросы жителей” сервисына күчәргә һәм тавыш бирүне узарга кирәк. Ул 29 ноябрьдә тәмамланачак. Татарстанлылар министрлыклар экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычлар өчен генә түгел, үз вариантларын да тәкъдим итә алалар.
Иң күп тавыш җыйган максатлар министрлык каршындагы Иҗтимагый совет каравына чыгарылачак. Ул 2020 елга һәр министрлык өчен 5-7 өстенлекле эшне раслаячак.


Фикерегезне монда җиткерергә мөмкин

Реклама

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: